Пилотсыз очкычлар Түбән Камага һәм Алабугага һөҗүм иткән. Соңгы яңалыклар

Бүген иртән самолет тибындагы пилотсыз очкычлар Түбән Камада һәм Алабугада сәнәгать зоналарына һөҗүм иткән. Бу хакта иртән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде. “Җитди зыян килмәгән, предприятиеләр эшләвен дәвам итә”, – диде ул.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, бер дрон Түбән Кама заводына очып килгәндә җиргә килеп төшкән. Икенчесе электр баганасына бәрелеп шартлаган. Түбән Камада зыян күрүчеләр юк.

Шулай ук иртәнге 5-6лар тирәсендә ике пилотсыз очкыч Алабугадагы производстволарга һөҗүм иткән. Беренчесе бер цех тирәсендә шартлаган, хәлнең нечкәлекләре ачыклана.
Икенчесе хостеллар тирәсендә ике йорт арасына төшеп шартлаган. Шартлау дулкыныннан торак бүлмәләрнең тәрәзәләре коелып төшкән, тышкы стенасына өлешчә зыян килгән. Чыганаклар әйтүенчә, әлеге шартлаудан өч кеше җиңелчә җәрәхәтләнгән. “Аларга кирәкле барлык ярдәм күрсәтелә”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Хәзер әлеге җинаятьне кылучылар коткысына бирешмәскә, куркуга сабышмаска, тыныч калырга кирәк”.


Фикер өстәү