Алабугада пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күргән ике баланы иң яхшы белгечләр дәвалый

Табиблар аларның хәлен, уртача, дип бәяли.
Алабугада “Политех” көллияте тулай торагына дроннар һөҗүм иткәндә зыян күргән ике үсмер хастаханәдә дәвалануны дәвам итә. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Үсмерләр Балалар республика клиник хастаханәсенә китерелгән. Табиблар аларның хәлен, уртача, дип бәяли. Балаларны иң яхшы белгечләр дәвалый.
Исегезгә төшерәбез: сишәмбе – 2 апрель иртәсендә берничә дрон Алабугада “Политех” көллияте тулай торагына һәм Түбән Камада нефть эшкәртү заводына һөҗүм иткән. Пилотсыз очкычлар һөҗүменнән 14 кешегә зыян килгән. Шуның икесе – балалар.

Әлегә алты кеше хастаханәдә дәвалана. Калганнары, савыгып, өйләренә кайтарып җибәрелгән.


Фикер өстәү