Мәскәүдә бик көчле давыл – һәлак булучылар бар

Җил тизлеге секундына 21 метрга җиткән
Мәскәүдә көчле давыл ике кешенең үлеменә китергән, 15енә зыян килгән. Бу хакта “РИА Новости” башкала мэры Сергей Собянин сүзләренә таянып яза.
Мэр билгеләп үткәнчә, шәһәр хакимиятләре зур парклар һәм башка җәмәгать урыннарын үзвакытында ябып өлгергән. Табигать афәтенең якынлашуы турында хәбәрләр шәһәр экраннарына, шулай ук Юл хәрәкәте иминлеге үзәгенең мәгълүмат тактасына чыгарылган.

Собянин сүзләренә караганда, белгечләр давылның аянычлы нәтиҗәләрен бетерү буенча тиешле барлык чаралар күрә. Мәскәү мэры шулай ук һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашкан һәм зыян күрүчеләргә кирәкле барлык ярдәм күрсәтелүен әйткән.


Фикер өстәү