Татарстанда быел 40 тан артык мәдәни мирас объекты төзекләндереләчәк

Республикада быел 40 тан артык мәдәни мирас объекты төзекләндереләчәк. Әлеге максатларга 800 млн сумга якын акча каралган. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин әйтте.

Әйтик, хәзерге вакытта ремонт эшләре Казан ратушасында һәм Каюм Насыйри урамындагы Мәрҗани мәчетендә бара. Меховщиклар урамындагы Яңа Бистә мәчетен дә тәртипкә китерәләр. Сүз уңаеннан, аны 300 млн сумнан артык хәйрия акчасына ремонтлыйлар. Биналарны төзекләндерүне Казанда көз көне узачак БРИКС саммитына кадәр төгәлләргә ниятлиләр.

«Тарихи хәтер» федераль проекты кысасында Петропавловск соборын рәткә китерәләр, манарасын ремонтлауны тәмамлыйлар.

Моннан тыш, шәһәрнең 44 урамын саммитка әзерлиләр. Аларда масштаблы төзекләндерү эшләре алып барыла.

— Болар — 200 дән артык тарихи объект урнашкан урамнар. Барлык объектлар да шәһәрнең Башкарма комитеты, Вахитов районы администрациясе белән берлектә тикшерелде. 70 тән артык бинаның фасадларын тиешле хәлгә китерү ниятләнә,- ди Иван Гущин.

Шулай ук, якын арада Казан Кремле ансамбле объектларының фасадлары, Сөембикә манарасы яңартылачак, КФУның төп корпусы ремонтланачак. Шәхси объектларда да эшләр «кайный». Алар арасында Патрис Лумумба урамындагы аэровокзал бинасы һәм Япеев урамындагы Мануйлова гимназиясе бар.


Фикер өстәү