Медицина полисын үзең белән йөртү кирәк булмаячак

Дәүләт хезмәтләрендә электрон вариантын рәсмиләштерергә мөмкин.

Кәгазьдәге медицина полисының кирәге бетә. Хәзер Дәүләт хезмәтләре порталында мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисының (ОМС) электрон вариантын рәсмиләштерергә мөмкин.

Электрон полис алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән булу кирәк. Шәхси кабинетыгызга полис номеры инде кертелгән булса, цифрлы документ автомат рәвештә пәйда булачак. Булмаса, электрон полис рәсмиләштерү өчен гариза язып тапшыру сорала. Документ 1 эш көне эчендә әзерләнелә.

Балаларга да полис бер көндә рәсмиләштерелә. Моның өчен туу турында таныклык мәгълүматлары гына таләп ителә.


Фикер өстәү