Владимир Путин хезмәт хакларын арттырырга кушкан

Мәшгульлекне үстерүгә этәргеч бирү кирәк.

Россия Президенты Владимир Путин бүген икътисад буенча киңәшмәдә 2023 елда халыкның тормышын яхшырту бурычын куйган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Ул нәтиҗәләрнең сизелерлек булырга тиешлеген, шуңа күрә хезмәт хакын арттыру зарурилыгын билгеләп үткән.

“Мәшгульлекне һәм хезмәт хакларын үстерүгә этәргеч бирергә кирәк”, – дип белдергән дәүләт башлыгы. Президент шулай ук икътисад тармагында кыенлыклар кичерүче төбәкләрдәге проблемаларны хәл итәргә кирәклеген басым ясап әйткән.


Фикер өстәү