Чит илләрдән кайтарылган йомырканың кая җибәрелүен әйткәннәр

Россиягә Төркиядән, Әзербәйҗан һәм Беларустьтан кайтарылган йомырка асылда кондитер әйберләрен, башка товарлар җитештерүдә куллануга озатылган. Биредә сүз 78 миллион данә йомырка турында бара. Бу хакта “Известия” “Руспродсоюз” идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Леонов сүзләренә таянып яза.

Аның әйтүенчә, йомырка бәясен үсүдән туктату продуктны башка илләрдән кертә башлауга түгел, бәлки эчке базарда күрелгән чараларга, әйтик, кошчылык фабрикаларының кибетләр белән озак сроклы килешүләр төзүенә бәйле. Леонов искәртеп үткәнчә, чит илдән китерелүче йомырка бәясе, пошлинасыз булса да, Россиядә җитештерелгәненнән арзанга төшә алмый. Юл хакын исәпкә алырга туры килә чөнки.
“Импорт, һичшиксез, базарда товарны арттыруга ярдәм итә. Әмма, безнең мәгълүматларга караганда, асылда ул эшкәртүгә җибәрелә”, – дигән Леонов.
“Руспродсоюз”да белдерелгәнчә, хәзерге вакытта йомырка бәясе кимү күзәтелә. Бу ихтыяҗ белән тәкъдим арасында баланска ирешүне аңлата. Ләкин, оешмада аңлатып үтелгәнчә, йомырка бәясе узган еллардагы күрсәткечләргә кадәр төшмәскә дә мөмкин, чөнки җитештерү чыгымнары арта.


Фикер өстәү