Путин: “Германия үзенең автомобиль сәнәгатен юк итә, аңа ничектер ярдәм итәсе бар”

Хәзерге вакытта Германия үзенең автомобиль сәнәгатен юк итеп килә, аңа ничектер ярдәм итәсе бар. Президент, Сбербанкка тәүге акча салучы Николай Кристофари исемле кешенең Германия автопромына “өлеш” керткәнлеге турындагы хикәятне тыңлап бетергәч, шулай дигән. Бу хакта “ТАСС” яза.

Хикәятне исә Владимир Путинга ВДНХдагы “Россия” күргәзмә-форумында Сбербанк павильоны буйлап экскурсия үткәргән Захар Зайцев сөйләгән. Баксаң, XIX гасырда Европа буйлап сәяхәт иткәндә аристократ Кристофарига сәгать төзәтергә кирәк булган. Остаханәне эзләп тапкан бу. Сәгатен бик шәп итеп төзәтеп биргәннәр. Аристократ, моңа нык сөенеп, сәгать төзәтүче белән күптәнге дуслар кебек сөйләшеп киткән. Оста автомобиль уйлап табарга хыяллануын әйткән. Кристофари, уңышлар теләп, аңа 10 сум акча биреп калдырган.
Сәгать төзәтүче Карл Бенц булып чыккан. Соңыннан ул, чыннан да, автомобиль уйлап тапкан һәм үзенең «Mercedes-Benz” фирмасына нигез салган.
“Шуңа күрә немецләр автопромының бездән башлануын курыкмыйча әйтә алабыз”, – дип шаярткан Зайцев.
Путин исә экскурсоводка, без спонсорлар икән шул, дип елмайган.


Фикер өстәү