Хәрби хезмәткә чакыру яшен 50гә кадәр күтәрергә тәкъдим иткәннәр

Россия гражданлыгына ия булган ир-атлар өчен армиягә чакыру яшен 50гә кадәр күтәрү турында закон проектын Дәүләт Думасына керткәннәр. Документ парламентның түбәнге палатасы мәгълүматлар базасына урнаштырылган, дип яза “Татар-информ”.

Тәкъдим авторлары – ЛДПР депутаты Алексей Журавлев, “Бердәм Россия” депутатлары Александр Бородай һәм Михаил Шеремет. Алар “Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында” федераль законга тиешле үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә тәкъдим иткән.
Депутатлар закон проектына аңлатмада билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия гражданлыгын алырга теләүче чит ил кешеләре йә хәрби учетка басмый, яисә хәрби хезмәткә чакыруның чик яшенә (хәзерге вакытта – 30 яшь) җитүне көтә. Шуннан соң гына Россия гражданлыгын ала.
Парламентчылар узган елның августында Санкт-Петербургта үткәрелгән ике көнлек полиция рейдын мисал итеп китереп үткән. Әлеге чара нәтиҗәсендә Россия гражданлыгын алган 100гә якын мигрант хәрби комиссариатларга хәрби учетка куюга китерелгән.
Идея авторлары әйтүенчә, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елның гыйнвар-октябрь айларында 318 меңнән артыграк чит ил кешесе (башлыча Таҗикстаннан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Әзербәйҗаннан килүчеләр) Россия гражданлыгына ия булган.
Депутатлар искәртеп үткәнчә, Россиядә яшәүче һәркем, гражданлыкны ничек алуына карамастан, дәүләт биргән мөмкинлекләрдән файдалану гына түгел, кирәк булган очракта, аны сакларга да тиеш.


Фикер өстәү