Россия хәрбиләре Украинаның хәрби инфраструктурасына һөҗүм иткән

Россия хәрбиләре Украинаның хәрби инфраструктурасына, һава һөҗүменнән саклану объектлары, хәрби аэродромнарына һөҗүм иткән. Бу хакта ТАСС Россия Оборона министрлыгы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

“Тыныч халыкка бернинди дә куркыныч янамый”, – диелгән Оборона министрлыгы хәбәрендә.
Соңрак Украина Президенты Владимир Зеленский Россия хәрбиләренең Украина хәрби инфаструктурасына һөҗүм итүен раслап, Украинада хәрби положение кертү турында игълан иткән.
Россия Президенты Владимир Путин бүген иртәнге 5:30 сәгатьтә Донбасста махсус операция үткәрү турында игълан итте. “Килеп туган хәлләр бездән кичекмәстән хәлиткеч гамәлләр кылуны таләп итә. Донбасс республикалары Россиягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шуңа бәйле рәвештә, БМО Уставының 51 статьясындагы 7 өлеше нигезендә, Федерация Советы санкцияләре белән, Донецк һәм Луганск республикалары белән үзара дуслык һәм аңлашу турында Федераль Җыен ратификацияләгән килешүләрне үтәү йөзеннән, минем тарафтан махсус хәрби операция үткәрү турында карар кабул ителде”, – дип белдерде ул.


Фикер өстәү