Узган елда Татарстанда үлем-китемнең төп сәбәпләрен әйткәннәр

Сәламәтлек саклау министры 2023 елда Татарстанда яшәүчеләрнең нинди чирләрдән ешрак вафат булганлыгы турында сөйләгән.

Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сүзләренә караганда, кан әйләнеше системасындагы авырулар үлем-китем сәбәпләре арасында беренче урынны алган, дип яза “24 НТР”.
Икенче урында – яман шештән үлем-китем. Ә инде авария кебек тышкы сәбәпләр аркасында үлем-китем очраклары өченче урынга чыккан. Министр билгеләп үткәнчә, республикада яшәүчеләр йогышлы авырулар һәм психик авырулар аркасында да бакыйлыкка ешрак күчә башлаган.


Фикер өстәү