Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Казан 175 нче мәктәбендәге атышта балалары вафат булган ата-аналарның кайгысын уртаклашты һәм килеп чыккан хәлне коточкыч фаҗига дип атады.
“Казанда һәлак булган балаларның ата-аналары, якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Иртән бик зур фаҗига булды. Балаларга аттылар. Бу кешелексезлек һәм вәхшилек”, – диде ул вице-премьерлар белән киңәшмәдә.
Аңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин Казан фаҗигасы уңаеннан кайгы уртаклашты. Ул шулай ук гражданнар куллана ала торган корал төрләре турындагы яңа нигезләмәне эшләп бетерергә кушты.