Татарстан мәчетләрендә Казан мәктәбендәге фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылдылар

Бүген, Рамазан аеның 29нчы көнендә (11нче майда), Татарстан мәчетләрендә Казан мәктәбендә килеп чыккан фаҗигадә вафат булучыларның рухына дога кылдылар. Бу хакта dumrt.ru хәбәр итте.

Аерым алганда, башкаланың Галиев мәчетендә мөселманнар өйлә намазын укыганнан соң, бергәләп, Коръән аятьләре укып, фаҗигадә тән җәрәхәтләре алучыларның тизрәк савыгуын, вафат булган дин кардәшләребезнең рухлары шат булуын сорап дога кылды. Мөселманнар һәлак булучыларның җаннарын Раббыбыз мәңгелек Җәннәт белән бүләкләвен, яраланучыларга Үзенең хәерле шифаларын бирүен сорады. Аллаһы Тәгалә илебезне, дөньяны мондый коточкыч хәлләрдән Үзе сакласын.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фаҗига уңаеннан шулай ук кайгы уртаклашты:

Мөбарәк Рамазан аен һәм бөтен илебезне коточкыч хәл тетрәндерде — Казанның бер мәктәбендә атыш булды. Үлүчеләр һәм яраланганнар арасында балалар да, өлкәннәр да бар. Бу вәхшилек күңелне телә һәм өшетә. Фаҗигадән барча татарстанлыларның да күңелләре сыкрана, йөрәкләребез ярсый һәм телгәләнә. Укучы һәм укытучыларның якыннары хәзерге мизгелләрдә кичергән тирән борчуларын сүз белән әйтеп бетереп булмый! Нәзарәт һәм республиканың 1500 имамы исеменнән, шулай ук шәхсән үз исемемнән бу хәсрәт кагылып киткән барлык гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашам.  Республикакүләм ифтарда, шулай ук мәчетләрдә бүген һәм иртәгә шушы канкойгыч фаҗигадә һәлак булганнар рухына һәм яраланганнарга дога кылыначак — алар аңа мохтаҗ. Ихластан Бөек Раббыбыздан имгәнгәннәргә Үзенең шифасын бирүен һәм үлгәннәрне Үзенең киң рәхмәтеннән аермавын үтенеп сорыйм:  “Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа әйләнеп кайтачакбыз”. Әмин”.

Дога кылу шулай ук Татарстанның йөз мәчетендә үтте.


Фикер өстәү