Рөстәм Миңнеханов республиканың террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды. Әлеге чара бүген фаҗига корбаннарын искә алып, бер минутлык тынлык белән башланып китте.

Комиссия утырышында әйтелгәнчә, Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗига вакытында 8 кеше һәлак булды. Аларның җидесе – укучылар, берсе – укытучы. Соңгы мәгълүматлар буенча, әлегә 21 зыян күрүче хастаханәдә дәвалана. Аларның 18е – балалар, өчесе – өлкән яшьтәгеләр.

Әлеге коточкыч фаҗигада якыннарын югалткан гаиләләргә, зыян күрүчеләргә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк. Һәлак булучыларның гаиләләренә – 1 миллион, авыр һәм уртача дәрәҗәдә яраланган кешеләргә – 400 мең, җиңелчә зыян күрүчеләргә 200 мең сум күләмендә акча биреләчәк. Әлеге вакытта республика хөкүмәте бу мәсьәлә буенча карар әзерли.

Президент кушуы буенча, республиканың барлык белем бирү учреждениеләре тикшереләчәк. Куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән. Иртәгә, ягъни 12 майда, Казан мәктәпләре эшләмәячәк.
Шулай ук иртәгә Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.

Утырыш вакытында Рөстәм Миңнеханов шулай ук республика территориясендәге кораллары булган барлык кешеләрне комплекслы тикшереп чыгарга әмер биргән.

Шунысына игътибар итәргә кирәк: Казанның барлык дәвалау учреждениеләрендә дә кан компонентлары җитәрлек күләмдә. Республиканың кан тапшыру үзәгенең белдерүе халыкның кан тапшырырга күпләп агылуы белән бәйле булган. Кан хезмәте гадәти режимда эшли.

 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү