Кытай – Америка: Якын Көнчыгыш тирәсендәге тартыш күпмегә сузылыр?

Дөнья вакыйгаларының Фәләстыйн күчәре тирәсендә әйләнә башлавына өченче атна китте. Израиль көн саен коры җир операциясе башларга вәгъдә итсә дә, әлегә янаудан узмый.

Бердән, дөнья җәмәгатьчелегенең басымы көчле. Икенчедән, сиончылар үз көчләренә ышанмый. Израиль югары җитәкчелеге арасында тарткалаш башлануы турында да хәбәрләр ишетелә. Сиончылар глобаль мәгълүмат сугышын ота алмады. Үзләренең дә, Вашингтондагы иганәчеләренең дә кем икәнлеген генә фаш иттеләр. Хәзер көчле цензура кертеп, Көнбатышта күтәрелгән протест хәрәкәтен туктатырга азапланалар. Израильнең үз эчендә дә аумакайлык бара: урамнарга чыккан халык ХАМАСка: «Нетаньяхуны алыгыз да безнең балаларны кайтарыгыз», – дип мөрәҗәгать итте. Гыйбри газетасы «Гаарец» Нетаньяхуның, җаваплылыкны үз өстеннән төшерү өчен, армиягә каршы дәлилләр җыюын хәбәр итә. Израильнең яңалыклар сайты Walla да шуны раслый.

Октябрь башында Америка чыганаклары Кытай лидеры белән Байденның ноябрь аенда Сан-Францискода очрашачаклары хакында язган иде. Пекин белән уртак тел табу американнар өчен үтә мөһим. Вашингтоннан хәтта ике арада салкынлык бетеп, дуслык чоры башланачак дигән хәбәрләр дә килгәләде. Әмма сишәмбе иртәсендә Синың Байден янына Сан-Францискога баруы әлегә паузада дигән мәгълүмат күренде. Кытайның үз эчендә проблемалар кискенләшә. Башта мәгълүмат кырыннан тышкы эшләр министры юкка чыкты, аннан соң – оборона министры. Ябык җәмгыять булганга, алар белән ни булганын чит ил разведкалары да өзеп әйтә алмады. Кытайлар әлегә кадәр парламент сессиясе җыеп, яңа оборона министры билгеләмәделәр. Ул арада Премьер-министр Ли Цян белән проблемалар башлануы турында имеш-мимешләр таралды. Әле чагыштырмача яңа сайланган җитәкчелекнең эшкә ярамавы андагы икътисадның авыр хәлен раслый. Кытай игътибарны тышкы конфликтларга юнәлтергә тырыша. Пекинның Якын Көнчыгышка алты хәрби кораб озатуына Израиль кризисының тулы масштаблы сугышка әйләнү ихтималлыгы сәбәпче, дип хәбәр итә британ газетасы «The Sun». Төбәк чиннар өчен шулай ук мөһим, алар анда үз йогынтыларын үстерергә һәм сакларга тырыша. Хәзер аналитиклар фаразлый: Кытай лидеры Сан-Францискодагы АТЭС саммитына барып, Байден белән очрашмаса, ике ил арасындагы киеренкелек үсәчәк. Пекин игътибарны Тайваньнан Якын Көнчыгышка күчерергә тырыша дигән фикер дә бар.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү