10 март тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Архивлар көне

Бу һөнәри бәйрәм 2003 елда Россия федераль архив хезмәте тарафыннан гамәлгә куела. Датасы очраклы гына сайланмый. 1720 елның нәкъ 10 мартында Петр I «Генераль регламент яки Устав» дип аталган беренче дәүләти-хокукый актка кул куя.

Беренче тапшырулар

83 ел элек (1939) Мәскәүдәге Шаболовка телеүзәгеннән даими телетапшырулар башлана. Ул көнне ВКП(б) XVIII корылтаеның ачылышы турында документаль фильм эфирга чыга. Бу тапшыруны башкалада «ТК-1» дип аталган 100 телевизордан карый алалар. Аның экраны 14 кә 18 см була. Алга таба тапшыруларны атнага 4 тапкыр 2 шәр сәгать күрсәтә башлыйлар.

1951 елда Шаболовкадагы телеүзәк базасында СССР телевидениесенең үзәк студиясе төзелә. Ул бөтен илне колачлый.

ЦУМ

100 ел элек (1922) Мосторг канаты астында Мәскәүдә үзәк универсаль кибет ачыла. Ул инкыйлабка кадәр шотландиялеләр кибет ачкан бинада урнаша. 200 комсомол сатучы булып эшкә урнаша. Ә эшчеләр лимит кенәгәләре белән Британия империясеннән килгән товар сатып алалар. Бүген үзәк кибетнең мәйданы – 70 мең кв м. Анда 2 меңнән артык дөнья брендларының коллекциясе урнашкан.

География дәреслеге

312 ел элек (1710) рус телендә беренче география дәреслеге басыла. Аның инициаторы Петр I була. Анда экватор, полюслар, тропиклар турында бәян ителә, Европа төзелеше күрсәтелә, шулай ук Азия, Африка, Америка Австралия илләре турында да языла.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү