Тәүге «Атом» автомобильләре 2025 елда юлга чыгачак

Бу хакта «РОСТКИ» халыкара форумы кысасында узган матбугат очрашуында «Атом» компаниясе вәкиле Анатолий Кияшко әйтте. Аның сүзләренә караганда, «Москвич» заводы базасында җитештереләчәк электромобильләр такси, каршеринг, товар ташу кебек хезмәтләрдә эшләячәк.

«Электромобильләр өчен тиешле инфраструктура булырга тиеш. Без моны аңлыйбыз. Шуңа күрә беренче чиратта зур шәһәрләргә йөз тотабыз. Бүген, мәсьәлән, Казаннан Мәскәүгә электрокарда барып җитү зур кыенлыклар тудырмый», — диде Анатолий Кияшко.

Билгеле булганча, баштарак «Атом» автомобильләре Чаллыда җитештереләчәк, дип сөйләгәннәр иде. «Ни өчен сәнәгать мәйданының урынын алмаштырдыгыз?» — дип тә сорадылар Анатолий Кияшкодан. «Ил күләмендә тикшерү үткәрдек. Техник яктан әзерлек дәрәҗәсе зуррак булган мәйданны сайладык», — диде ул.


Фикер өстәү