Собянин «Москвич»ның иске модельләре чыгарылмаячак дип белдергән

Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр иткәнчә, элеккеге Renault заводында «Москвич»ның иске модельләре чыгарылмаячак.

Мәскәү Хакимияте «Москвич»ны чыгару турында карар кабул иткән. Күпләр автомобильнең иске моделе чыгарылачак дип уйлаган. Әмма завод заманча модельләр җыярга, ә киләчәктә электромобильләр чыгарырга планлаштыра.

Собянин автомобильне тулысынча Россиядә җыеп булмаячак, моның өчен чит ил партнерларын җәлеп итәргә кирәк булачак, дип белдергән.

«Рено Россия» заводы акцияләре Мәскәүгә күчте. Завод «Москвич»исеме астында автомобильләр җитештерәчәк дигән карар кабул ителгән. Заводның технологик партнеры «КАМАЗ»булачак.


Фикер өстәү