Казанда Мөхәммәт Сабиров истәлегенә мемориаль такта ачылды

Казанда Татарстанның беренче Премьер-министры Мөхәммәт Сабиров истәлегенә мемориаль такта ачылды. Аны ул 1995–2015 елларда Чехов урамында яшәгән йорт диварына урнаштырдылар. Тантанада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, парламент депутатлары, Мөхәммәт Сабировның якыннары катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Мөхәммәт Сабировны һәрвакыт үз фикерендә торган кеше буларак искә алды. Аның яңа шартларда республика тормышын җайга салуда, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр коруда башкарган нәтиҗәле хезмәте, депутат буларак парламент эшчәнлегенә керткән өлеше турында сөйләде. «Безнең республиканың көче күпмилләтле халкыбыз һәм туган Татарстан үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында сакланган истәлектән гыйбарәт. Без бу традицияләрне буыннан-буынга тапшырабыз, шул рәвешле яшьләрне тәрбиялибез», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәт Сабиров 2015 елда Казанда вафат булды. Быел март аенда аңа 90 яшь тулган булыр иде.


Фикер өстәү