Узган шимбәдә Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Соңгы ике атнаның ярминкә көннәрендә барлыгы 141,5 миллион сумлык продукция сатылган. Бу хакта “Реальное время” яза.
Исегезгә төшерәбез: 16 марттан республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Сәүдә Казанның –14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районында – 2шәр, Түбән Камада – 3 урында, шулай ук муниципаль районнарда оештырыла.
Соңгы ике ярминкәдә:
• 210,8 т яшелчә, шул исәптән 115,4 т бәрәңге;
• 36,5 т сөт;
• 89,6 т шикәр комы;
• 460 мең данә йомырка;
• 181 т ит, шул исәптән 92,9 т сыер ите сатылган.
- Ярминкәләр уздыру өчен барлыгы 33 район һәм 1 548 берәмлек транспорт җәлеп ителгән.
- Татарстанда язгы ярминкәләр 28 апрельгә кадәр уздырылачак.