Агымдагы ел башына республикада уртача пенсия күләме 20 627 сум тәшкил иткән. Бу хакта “Реальное время” Россия Социаль фондыннан алынган статистика мәгълүматларына таянып яза.
Шунысы да бар: Татарстанда ир-атларның пенсиясе хатын-кызларныкына караганда югарырак. 2024 ел башына республикада пенсионер ир-атлар – уртача 19 368 сум, ә хатын-кызлар – 19 017 сум күләмендә пенсия алган. Республикада барлыгы 1 094 460 пенсионер теркәлгән. Шуның 207 044е – эшли.
Шул ук вакытта быел гыйнвар аенда Идел буе федераль округында пенсиянең уртача күләме 20 178 сум тәшкил иткән. Округта барлыгы 8 529 604 пенсионер яши, шуның 1 479 482се рәсми төстә эшкә урнашкан.
- Гомумән алганда, быел гыйнвар аенда Россиядә пенсиянең уртача күләме 20 781 сум булган.
- Иң зур пенсияләр – Чукотка автономияле округында. Биредә пенсионерлар аена уртача 33 392 сум ала. Татарстандагына караганда 38 процентка зуррак сан бу.
- Ә инде иң аз пенсия алучылар Дагыстанда яши. Биредә аның күләме – 15 293 сум.