«Ел укытучысы» Радик Хәбиров: Дәресне кызыклы итеп үткәрсәң, фәнне дә яраталар

Татарстанның иң яхшы укытучысы Казанның 108 нче мәктәбендә белем бирә. 30 яшьлек физика укытучысы Радик Хәбиров «Россия ел укытучысы – 2024» конкурсының республика этабында җиңү яулады. Ул көзен Саратов өлкәсендә узачак бөтенроссия конкурсы финалында Татарстан данын яклаячак.

Әлеге һөнәри конкурста ел саен республикада 800дән артык укытучы катнаша. Мәктәп, район, зона ярышларын узып, шуның 65е республика дәрәҗәсенә чыга. Төбәк этабы 18–22 мартта үтте. Быел бәйгедә сыналучыларның иң яшенә – 23 яшь. Аларның уртача яше – 38. Үз осталыгын күрсәтергә теләүчеләр өчен нинди генә номинацияләр юк. Әйтик, «Педагогик дебют» бәйгесендә иң көчлесе – башкаланың 122 нче мәктәп укытучысы Ксения Епишева. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында абсолют җиңүчеләр – Казанның 19 нчы гимназиясеннән Ләйлә Гарифҗанова һәм Мәскәүдәге 1186 нчы мәктәптән Альбина Вәлиева. «Иң яхшы авыл укытучысы» Ленар Хәбибуллин Чистай районының Мөслим урта мәктәбендә география укыта. Татарстанда «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсында Дарья Ольденбург җиңүче булды. Ул Чаллының «Шаян» катнаш балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Алдагы язмаларда «иң-иң»нәр белән таныштыруыбызны дәвам иттерербез.

Кем ул – иң шәп укытучы? Хәтерләсәгез, Радик Хәбиров 2018 елда бер мәртәбә Татарстанның «Ел укытучысы» булып танылган иде инде. Быел тагын үзенең көчен сынарга булган. Шушы еллар эчендә аның берничә мәктәптә эшләп карарга өлгерүен дә беләбез. Арада сәләтле балалар укый торганы да, гади мәктәпләр дә бар. Моның сәбәбен ул тәҗрибәнең төрлесен туплап карау теләге белән аңлатты. Сүз уңаеннан, егет башта инженер-төзүчегә укыган. Тик бу һөнәрдә әллә ни канәгатьлек хисе кичермәгән. Аның һәрвакыт нәрсәдер төзисе килгән. Юк, биналар түгел икән, чын, тере әйберләр… Илнең киләчәген төзүдә катнашасы килә аның. Шуны аңлап, мәктәпкә укытырга килгән.

Ике бәйге арасында мәктәптә нинди яңалыклар булуын да сораштык. «Шушы еллар эчендә карашым үзгәрде. Шуңа күрә дә күп әйберләр үзгәргән кебек тоела», – диде ул.

– Мин һәрвакыт конкурсны аралашу өчен мәйданчык, педагогик үсеш, осталык мәктәбе дип уйлый идем. Әмма бу юлы бәйгенең үзгәрү өчен бер мөмкинлек булуына төшендем. Һәм без барыбыз да яхшы якка үзгәрдек, –диде Радик Хәбиров.

Педагог әйтүенчә, аңа ниндидер яңа үсеш, тәҗрибә, саф һава йотымы кирәк булган. Шуңа күрә быел бәйгедә тагын бер кат осталыгын сынап караган. «Хезмәттәшләремнең дә, методистларның ярдәме зур булды. Гаиләм дә ышанып, көч биреп торды. Бер генә кеше ерып чыга, җиңел генә бирелә торган бәйге түгел бу. Сынаулары да, авыр вакытлары да, йокысыз төннәре дә күп. Укучыларым көн саен: «Кайчан кайтасыз инде?» – дип язып, хәлләремне белешеп торды, – ди Радик Хәбиров.

«Буыннар алмашынса да, балалар үзгәрде, димәс идем». Монысы да – Радик сүзе. Һәрберсенең күңеленә ачкыч табарга тырыша ул.

– Дәресне кызыклы итеп үткәрсәң, фәнне дә яраталар. Теорияне генә түгел, белемне тормышка яраклаштырып бирәм. Төрле мисаллар китереп аңлатам. Мәктәпне тәмамлагач, алар физика буенча формулаларның кайберләрен онытырга мөмкин, әмма көнкүрешкә бәйләп аңлатканнары исләреннән чыкмас дип ышанам, – диде «Ел укытучысы».

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Ел укытучысы»на пеликан сыны һәм сертификат тапшырды. «Педагогик дебют» бәйгесе җиңүчеләренә – 200 мең, башка номинацияләрдә иң яхшысы дип табылганнарга 400 мең сум акча бирелде. Шунысын да әйтергә кирәк, быел бәйгегә республиканың эре сәнәгать предприятиеләре дә үз өлешен керткән.


Фикер өстәү