Рәшит Фәтхрахманов: Планетакүләм шатдаунга якынлашабыз

АКШ Сенаты, Вәкилләр палатасыннан соң шатдаунга берничә сәгать вакыт калгач кына, 1,2 триллион долларга тиң булган бюджетны кабул итте. Бюджет кабул ителмәсә, ил хөкүмәте эштән туктарга, бар нәрсәнең асты өскә килергә тиеш иде. Канун проектын яклап 74 сенатор тавыш бирде, 24 сенатор каршы чыкты. Тавыш бирү 23 мартта төн уртасында тәмамланды. Сенаторларның шуннан соң да сузарга мөмкинлеге юк иде, чөнки закон кабул ителмәсә, Дәүләт департаменты, Эчке эшләр һәм Оборона министрлыклары, сәламәтлек саклау һәм социаль тармаклар, мәгариф өлкәсе – барысы да акчасыз каласы иде. Бюджет кабул итүне алар соңгы елларда гел шулай бәхәсле мәсьәләгә әйләндерәләр, чөнки дәүләт бурычлары чиктән ашты һәм түләп бетерә алмаслык хәлгә килде. Шуңа күрә республикачылар белән демократлар казна тирәсендә биюне зур тартышка әйләндерәләр. Һәрберсе үз максатларын алга сөрә. Бюджетның елдан-ел кысыр калуы, тишекләрне томалау өчен акча табу кыенлыгы дөньяның иң куәтле державасының халыкара мәйданда йогынтысын киметә. Африка дәүләтләре Сэм агайга һәм башка Көнбатыш державаларына артлары белән баса, Вашингтон белән Брюссель арасында каршылыклар барлыкка килә, Кытай белән тартыш кыенлаша… Шатдаун куркынычы алдында торган Ак йорт, мәсәлән, берничә ай дәвамында Украина конфликтын финанслый алмады. Нәтиҗәдә Россия гаскәрләре тактик өстенлеккә иреште. Сенат канун проектын яклап тавыш бирүгә, АКШның хәрби транспорт самолетлары Польшага Украина армиясе өчен күпләп корал ташый башлады дигән хәбәрләр күренде.

Америка төбәк конфликтлары өчен гадәттән тыш күп акча тота. Бөек держава роле бик кыйбатка төшә. Кайчандыр СССР шул тырмага басып башын ярган иде. Кризис көчәйгән саен, Вашингтонга дөнья масштабында дилбегә кагу кыенгарак киләчәк һәм бу көчләр чагыштырмасын үзгәртәчәк.

Глобаль кризис исә нык үсешкә ирешкән илләрнең барысын да дер селкетә. Канаданың төп инглиз телле газетасы «National Post» үткән атнада, хөкүмәтнең яшерен отчетына нигезләнеп, гражданнар үзләренең икътисадый хәлләре өмтесез икәнен аңлауга илнең зур буталышлар чорына кереп китәчәге турында язды. Ул отчетта: «Якынлашып килүче рецессия тормыш дәрәҗәсен кискен түбәнәйтәчәк», – дигән сүзләр бар икән. Якындагы биш елда хәл бик начарланачак, дип кисәтә хөкүмәт аналитиклары. Искә төшерик: Канада –  мигрантларга зур социаль пособиеләр түли торган илләрнең берсе. Киләчәктә бу «җимлек» ябылырга тиеш.

         Европада да шуңа охшаш хәлләр күзәтәбез. Кытай икътисады да авыр сулый. Планетакүләм шатдаунга якынлашабыз.

                             

 


Фикер өстәү