Путин вәгъдә иткән 10 мең мошенникларны да «уяткан»: ялган сайтка кереп, алдана күрмәгез

Россия Президенты Владимир Путинның 11 майда ил халкына мөрәҗәгатеннән соң балаларга кагылышлы яңа матди ярдәм чаралары турында билгеле булды.

Гаризаларны электрон рәвештә тапшыру хәерлерәк булгач, шул акчаны рәсмиләштерү өчен дәүләт хезмәтләре сайтларына керүчеләр дә артты. Беренче көннәрдә рәсми сайт тоткарлыклар белән эшләде, чөнки мөрәҗәгать итүчеләр саны 10 мәртәбә арткан.

Акча дигәндә мошенниклар да уяна. Пособие бирәм дип, ялган сайт һәм ресурслар ачучылар артты. Мошенниклар ярдәмгә дәгъва итүчеләрнең шәхси мәгълүматларын алып, аларны үз максатларында файдалана. Штраф түләттерәләр, комиссия өчен акча түләргә яки башка төр «ярдәм» тәкъдим итәләр икән.

Белгечләр дәүләт хезмәтләре сайтына охшаш берничә дистәдән артык электрон ресурс барлыгын ачыклаган. Алар әле артачак дип тә фаразлыйлар.
Алдакчылар капкынына ничек эләкмәскә? Беренчедән, кулланучыларга хезмәтнең доменын тикшерергә киңәш ителә. Мисал өчен, Reg.ru.

Монда кереп, доменның кем тарафыннан ясалуы һәм теркәлүе турында мәгълүмат бирелә. Сайт әле шушы арада гына пәйда булып, компания түгел, ә бер зат тарафыннан гына теркәлгән булса, мондый сайттан шикләнергә кирәк дигән сүз. Электрон почта аша килгән шикле сылтамалар, электрон реклама блокларына да ышанмаска киңәш ителә. Кирәкле адрес эзләү кырына (поисковик) кулдан язу хәерле.


Фикер өстәү