Агымдагы ел азагында мондый айларга сентябрь, октябрь һәм декабрь керә: аларның һәркайсы 22шәр эш көненнән тора.
“Работа.ру” сервисы белгече Юлия Санина “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, чираттагы ялны озайту өчен аны дәүләт бәйрәмнәренә “тоташтырып” алу әйбәт. Әйтик, 4 ноябрь – рәсми бәйрәм көне.
Шуннан чыгып, җиде календарь көненә – 2-8 ноябрь аралыгына ял алырга мөмкин: 1 бәйрәм көне өстәлү сәбәпле, ял 1 көнгә озая. Ә инде шимбә-якшәмбе ялларын кертеп, 10 көнлек ял килеп чыга. Яисә нибары ике көнлек, мәсәлән, 5 һәм 6 ноябрьдә “отпуск” алырга мөмкин.
Бәйрәм көн һәм шимбә-якшәмбе хисабына, 5 көнлек (4еннән 8 ноябрьгә кадәр) өзлексез ял итү мөмкинлеге барлыкка килә. Шулай ук 31 декабрь рәсми төстә ял көне буларак игълан ителгән. 28-30 декабрь аралыгында 3 көнлек “отпуск” алган очракта, шимбә-якшәме ялларын һәм Яңа ел бәйрәмнәрен кертеп, ике атнадан күбрәк ял итәргә мөмкин, дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез