Психолог Шпагина кыска видеолар карауның тискәре нәтиҗәләре турында сөйләгән.
Социаль челтәрләрдә кыска видеоларны озак карап утыру нык ару-талчыгуга китерә. Психология фәннәре кандидаты Елена Шпагина “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шуның сәбәпләре турында сөйләп үткән. Беренчедән, табиб әйтүенчә, кыска видеолар баш миен тәэсирләр белән шыплап тутыра. Аларны озак карау төрле кешеләр белән сәгатьләр буе аралашуга тиң. Кыска гына вакыт эчендә тасмада дистәләрчә вакыйгалар, кешеләр алышына. Һәр видео күңелдә ниндидер хис уятмыйча калмый. Шулай итеп, кеше хәтта үзе дә сизмәстән, эчке көчен нык исраф итә.
Алҗуның икенче сәбәбе – бернинди тәнәфессез, өзлексез карап утыру. Социаль челтәрләрдәге роликлар бер-бер артлы алышынып кына тора. Нәрсә күргәнне баш мие эшкәртергә өлгерми, инде яңасын эшкәртә башлыйсы...
Психолог өченче сәбәбен тасманың очсыз-кырыйсыз булуы белән аңлаткан. Кыска видеороликлар төгәлләү-тәмамлау хисен китерми. Нәтиҗәдә ябык боҗра хасил була: кеше алҗыганлыгын тойса да, туктый алмый, чөнки соңгы ноктасы юк, шуңа күрә һаман саен карыйсы килә.
Дүртенче сәбәбе – видеоларның чынбарлыктагы тормыштан аерылган булуы. Кеше үзенә бернинди дә мөнәсәбәте булмаган кешенең тормышын, хис-тойгыларын, уңышларын карый. Ниндидер бер мизгелдә бушлык хисе пәйда булырга мөмкин: вакыт уза, ә берни үзгәрми...
Кеше роликлар карауга көчен исраф иткән, әмма алардан берни алмаган. Мондый хисләр тәмам йончыта, һәм инде чынбарлыктагы эшләргә көч калдырмый. Мондый халәттән котылу өчен табиб талчыгуның беренче билгеләрен сизүгә үк туктарга, тәнәфесләр ясарга киңәш иткән.
Иң мөһиме – тасманың бетүен көтмәскә, чөнки аның ахыры юк. 15 минутка таймер куеп, аның сигналыннан соң ял итеп аларга: тәрәзәдән карарга, кул-аякларны язарга, су эчеп алырга мөмкин. Психолог видеороликлар карауны тәмамлану хисе бирүче гамәлләргә алыштырырга: саф һавага чыгарга, китап укырга, кем беләндер сөйләшергә, аралашырга киңәш иткән. Вакытыңны йөгәнләү хисен кире кайтаруга ярдәм итәчәк бу, дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез