Газетага язылу

Гомер озынлыгының күпмегә артуы билгеле булды

Россиядә гомер озынлыгы уртача 7,2 елга арткан. 2000 елда уртача гомер озынлыгы – 65,2, 2023 елда – 72,4 яшь тәшкил иткән.

Бу хакта “Ведомости” Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) Россиядәге вәкиле Батыр Бердыклычев сүзләренә таянып яза.

Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, 30-70 яшь аралыгында йөрәк-кан тамырлары, яман шеш, шикәр чире һәм хроник сулыш юллары авыруларыннан үлү ихтималы  2002 елда 38% булса, 2021 елда – 22 процентка калган.

ВОЗ вәкиле басым ясап әйткәнчә, чирләрне кисәтү һәм сәламәт картаю өчен хакимияттәгеләрнең эзлекле карарлар кабул итүе һәм тотрыклы финанслау кирәк.

Мисалга ул “Озын һәм актив гомер” илкүләм проектын китереп үткән. Әлеге проект, аерым алганда, сәламәтлек өчен куркыныч тудыручы чирләрне вакытында ачыклауга ярдәм итәргә тиеш. Бердыклычев шулай ук бу максатта профилактик тикшеренүләр һәм диспансер күзәтүенең мөһимлеген билгеләп үткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре