Татар драматургы Туфан Миңнуллинның 1970 нче елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә зур уңыш казанган һәм ярты гасырга якын театр репертуарында сакланган мәшһүр комедиясе җырлы-биюле спектакль форматында яңа сәхнә гомерен башлый. Яңа куелыш классик әсәрнең драматургиясен, Казан шәһәр филармониясе артистларының вокаль осталыгын һәм «Казан» бию ансамбленең хореографиясен берләштерә.
Костюмнар, музыкаль номерлар һәм дәртле биюләр берничә буын тамашачыга таныш булган тарихны заманча сәхнә телендә яңача ачарга мөмкинлек бирә. Вакыйгаларның үзәгендә — яшь, сөйкемле Диләфрүз. Аның йөрәген яуларга берьюлы дүрт кияү омтыла. Җәмил — тыйнак һәм тырыш хезмәт кешесе, Шәкүр — мәңгелек фетнәче, Галим — укуын һаман дәвам итүче студент, ә Исмәгыйль — шәһәр тормышының иркә егете. Һәркайсы үзенең өстенлекләренә ышана һәм кызның мәхәббәтенә лаек булырга өметләнә. Әлеге көндәшлек көлкеле хәлләргә, көнләшүгә, көтелмәгән борылышларга һәм истә калырлык музыкаль мизгелләргә бай маҗараларга китерә.
Диләфрүз ролен Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның кызы, Россия театр сәнгате институты — ГИТИС студенты Миләүшә Закирова башкара. Спектакльдә шулай ук Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи, Руслан Закиров, Рафаэль Якупов, Айгиз Хәйдәршин, Алмаз Хәсәнов һәм Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Сөнәгатова катнаша. Яңа куелыш вокаль, хореографик һәм драматик сәнгатьне берләштергән музыкаль-театраль проектлар булдыру традициясен дәвам итә. Тамашачыга легендар спектакльнең кабатланмасы түгел, ә үзенчәлекле сәнгатьчә яңача укылышы тәкъдим ителә. Милли колорит, үткен юмор һәм кеше мөнәсәбәтләренең катлаулылыгын чагылдырган вакыйгалар әсәрнең бүген дә актуаль булуын күрсәтә.
Спектакль татар телендә тәкъдим ителә. Рус телле тамашачылар өчен рус теленә синхрон тәрҗемә каралган. «Диләфрүзгә дүрт кияү» — яраткан тарих белән яңадан очрашу, аны яңа музыкаль форматта күрү һәм татар драматургиясе классикасын заманча музыкаль театр мөмкинлекләре аша яңадан ачу өчен менә дигән мөмкинлек.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез