Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Кызганыч, коллективта быел көтелмәгән хәлләр булды. Редакция хуҗасыз калса дөрес булмас иде. Илсөя – журналистикада беренче көн генә эшләми, шуңа күрә аңа зур өметләр баглыйбыз. Коллективны хөрмәт итеп, уртак тел табып, бергәләп дус-тату булып эшләргә язсын. «Шәһри Казан» – республикада, гомумән, журналистика өлкәсендә татар телен популярлаштырган иң көчле редакцияләрнең берсе. Газетаның исемен, абруен югалтмыйча, яңа көч һәм энергия белән эшләвегезне телим», – диде Айдар Сәлимгәрәев.
«Алдыбызда зур максатлар, җитди бурычлар һәм, ачык итеп әйткәндә әйткәндә, шактый зур планнар тора. «Шәһри Казан» – Татарстанда инде үз урынын тапкан, танылган газета. Әмма без моның белән генә чикләнергә җыенмыйбыз. Минемчә, ул киләчәктә бөтен Россия буйлап яшәүче татарларны берләштерүче, аларның шатлыгын да, борчуын да, уй-хыялларын да бергә туплаучы басмага әверелергә тиеш. Мин «Шәһри Казан»ны татар халкының йөрәге һәм җаны булган газета итеп күрәм», – диде «Татар-информ»га Илсөя Садыйкова.
Ул коллектив белән танышып өлгерүен әйтте. «Әмма бу әле беренче танышу гына. Алда безне бер-беребезне тирәнрәк аңлау, бер команда булып эшләү чоры көтә. Һәм мин безнең бер зур, тату гаиләгә әверелүебезне телим. Видео-контентка да күбрәк игътибар бирәчәкбез. Һәр журналистның үз йөзе, үз тавышы, үз аудиториясе булсын. «Шәһри Казан» журналистларын урамда танып, «ә, бу безнең журналист бит!» – дип әйтерлек дәрәҗәгә җитүен телим», – диде ул.
«Өметем зур. Ышанычым да, чөнки мин бүген Татарстандагы иң көчле журналистлар коллективларының берсен җитәкли башладым. Ә зур эшләрне ялгыз кеше түгел, көчле команда башкара. Мин коллективның мине бу юлда яклавына һәм, иң мөһиме, бергәләп зур нәтиҗәләргә ирешәчәгебезгә ышанам», – диде «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире.
- «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров быел 3 июньдә вафат булды.
-
«Шәһри Казан» газетасы – 1990 елның 17 августыннан Казанда татар телендә нәшер ителә. Төрле елларда баш мөхәррирләре – Х.Г.Гайнуллин, И.Г.Илдарханов, М.М.Әгълетдинов, М.Г.Мортазин, Г.И.Сабирова, Р.Р.Сабиров. Шәһәр һәм республиканың законнар чыгару һәм башкарма хакимият эшчәнлеге, Казанның, Татарстан, Россиянең социаль-сәяси, мәдәни, рухи тормышы турында мәгълүмат бирә, Россиядәге, якын һәм чит илләрдәге татар диаспорасы белән бәйле вакыйгаларны яктырта.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез