Татарстанда бер баланы котырган мәче тешләгән

Тукай районы Кече Шилнә авылында 13 яшьлек үсмерне котырган мәче тешләгән. Бу өй мәчесе булган, башка гаилә әгъзалары белән дә “элемтәдә” торган, дип хәбәр итә chelny-biz.ru.

Баланы тешләгәч, мәче качкан. Өч көн узганнан соң кайткан да берничә көннән җан тәслим кылган. Шуннан соң гына мәче хуҗалары хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннәр, үсмергә прививка ясатканнар. Ветеринария хезмәтендә алар бу күңелсез хәлнең күп фатирлы йортта килеп чыгуын әйткәннәр. Шуннан соң белгечләр андагы барлык йорт хайваннарына вакцинация уздырырга мәҗбүр булганнар.

Соңыннан үсмернең авылдагы шәхси йортта шундый күңелсезлеккә дучар булганлыгы ачыкланган. Мәче хуҗасының башта дөресен әйтүдән куркуы сәбәпле ветеринария хезмәтенә күп вакыт исраф итәргә: бу юлы инде авыл урамнарын йөреп чыгарга туры килгән. Белгечләр авыл халкын мондый хәлләрне яшереп калдырмаска өндәгән,

Сүз уңаеннан, узган елның көзендә Татарстанда суд янут хуҗасын хөкем иткән. Җәнлек үз хуҗасының баласын тешләгән булган. Алабугада яшәүче 22 яшьлек әлеге хатын-кызга “Саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян салу” маддәсе буенча 3 айга ирегеннән чикләү билгеләнгән.


Фикер өстәү