Синеке – мине, минеке сине саклый

Сүз битлек турында бара.Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әнә шул фикердә. Халык битлекне кемдер кушкан өчен генә түгел, үзләрен сакларга дип кисә, вируслы авырулар артмас иде, ди ул.  

– Метрога керү юлында полиция хезмәткәрләре тора. Бөтен кеше тәртипле генә битлеген киеп эчкә уза. Аска төшкәч, битлек кесәгә кереп чума. Вагон эчендә саклану чараларын бөтенләй кулланмыйлар. Автобуста да кондуктор билет сатмыйм дигәнгә генә кесәләреннән кайчандыр битлек булган, әмма ике айдан соң бер чүпрәккә әйләнгән әйбер чыгаралар. Аны алыштыру хакында да онытмаска кирәк. Борын белән авызны каплау коронавирустан гына түгел, йогышлы авырулардан да саклый. Кешеләр үз сәламәтлегенә битараф булмасын иде, – диде Авдонина журналистлар белән очрашуда. – Битлекне киләсе елның март аена кадәр салмаячакбыз.
Борчылырлык урын бар. Узган тәүлектә COVID-19 йоктыру буенча Россиядә яңа антирекорд теркәлде. Авыручылар саны бер тәүлектә 12126 меңгә җиткән! Республикада тәүлек эчендә 32 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Гомумән алганда, Татарстанда вирус йоктыруның барлыгы 7480 очрагы теркәлде. Шуларның 6362е авырудан савыккан. Тәүлеккә 6 меңгә якын ПЦР-тест уздырыла.
– Аэропортларда очкычларны тикшерү дәвам итә. Бүгенге көнгә коронавирусның читтән кайтартылган 34 очрагы теркәлде. Авыручыларның 12се – Краснодар краенда, 9ы – Кырымда, 1е – Ставрополь краенда, ә 12се Төркиядә ял иткән. Андыйларга таләп шул ук килеш кала. Чит илгә ял итәргә җыенучы кеше алдан ук дәүләт хезмәтләре аша бу хакта хәбәр бирергә тиеш. Алайса бик күпләр очкычка утырганда гына хәбәр итә. Ял итеп кайтучылар анализ тапшырып, 3 көн дәвамында беркая да чыкмаска тиеш. Бу вакытта балаларын мәктәп һәм бакчага да илтергә кирәкми, – ди урынбасар.
Сүз уңаеннан, мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар арасында коронавирус белән авыруның 48 очрагы теркәлгән иде. Аларның 24ендә авыру билгеләре беткән. Калганнары әле табибларда тикшерелеп тора икән. Озакламый көзге каникулга китүче укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Моның өчен барлык шартлар үтәләчәк, ди Любовь Авдонина.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков поликлиникаларның тыгыз режимда эшләгәнен җиткерде. Шулай ук ковид авыруларын кабул итүче хастаханәнең тиешенчә җиһазландырылуын да искәртте. Социаль челтәрләрдә Казандагы республика йогышлы авырулар хастаханәсендә «Ашыгыч ярдәм» машиналарының күп җыелуы турында хәбәрләр таралды. Жаворонков бу мәсьәләгә дә ачыклык кертте.
– «Ашыгыч ярдәм» чакыручыларның күбесе табиблардан компьютер томографиясе ясатуны таләп итә. Шунлыктан авырулар белән беррәттән аларны да кабул итәләр. Чират шуңа барлыкка килә. Әмма чират дип башка хастаханәләрдә госпитальләр ачарга җыенмыйбыз. Вакыт күрсәтер, – ди ул.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында исә халыкка ял көннәрен өйләрендә үткәрергә, кеше күп булган урыннарда йөрүдән тыелып торырга киңәш итәләр. COVID-19 таралу сәбәпле, җәмәгать транспортында азрак йөрергә кушалар. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова, коронавирус инфекциясе белән зарарлану аркасында, балаларны көньякка алып бармаска чакыра, ул да җәмәгать транспортында битлекләрне киеп йөрергә киңәш итә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү