Адреслар югалмас, сукмаклар чуалмас

Хат язышу гадәте бөтенләй онытылмаганмы? Авыл халкы газетадан бизеп, интернетка күчмәгәнме? Почта хезмәткәрләре өйдән өйгә йөреп арып бетмиме? Почта көне уңаеннан Актаныш районының Иске Байсар авылында 22 ел хат ташучы булып эшләүче Фираса Зарифуллина белән гәпләшеп алдык әле.

Бу авылны өчкә бүлгәннәр дә өч хат ташучы билгеләгәннәр. Моннан тыш, һәркайсы өстәмә берәр авылга хезмәт күрсәтә. Фираса Зарифуллинаның өлешенә өч чакрым ераклыктагы Яңа Байсар авылы туры килгән. Җиде ел элек велосипед сатып алган да шуның белән генә җилдерә ул. Элек өчәр сумка күтәреп йөрсә, хәзер йөк бераз кимегән. Шулай да газета-журнал, квитанцияләр, башкасын тутыра башлагач, ике сумка тула икән әле. Бу гына түгел, әле товар да сатасы бар. Боларның барысын да велосипед әрҗәсенә тутыра. Товар сату мәсьәләсендә үткенләнмичә дә булмый.
– Кер юу порошоклары, ашау-эчү күтәреп йөрмим, күбрәк чәй сатарга тырышам. Авылда чәйсез тормыйлар бит. Турысын әйтергә яратам. Ут, су, газ счетчикларыгызны язып алырмын, сез исә миннән чәй сатып алырсыз, дим. Әбиләр белән шулай дип килештек. 1-2 чәй алсалар да, бик сөенәм. План буенча айга 6 мең сумлык товар сатарга кирәк. Субсидия китергән көнне үк өлкәннәрдән бөтен ут-су күрсәткечләрен язып алып китәм. Без аларны үзебез шулай өйрәттек бит. Хәзер беркая да китә алмыйбыз. Өлкәннәрнең гозерен тыңламыйча да булмый, – ди ул.
Гадәттә, хат ташучылар, күп йөрисе, арып та бетәбез, дип бераз зарланып алса, 52 яшьлек Фираса ханымнан андый сүз ишетмәдек. Һөнәрем авыр түгел, атнага 2-3 тапкыр гына эшлибез бит, дип куя. Әлбәттә, акчасы күп түгел. Аена 5 мең сум тирәсе хезмәт хакы ала. Бу акчага гына яшәп булмый, билгеле. Шуңа күрә үрдәк, чебешләрне күп­ләп асрарга тырыша.
– Кешеләр белән аралашырга яратам. Бик күп сөйләшәм мин. Авыл халкы белән аралашып кайту үзе бер күңелле. Үземне әбиләр дә сөйләшергә зарыгып көтеп тора. Хат ташучы – психолог кебек. Үзем дә бушанам, аларга да рәхәт булып китә, – ди ул.
Элек хат ташучыны капка төбенә чыгып көтеп ала идек. Кызык, хәзер дә андыйлар бармы икән?
– Хәзер дә бар алар. Кайберәүләр, ерактан ук, әйдә безгә кер, дип каршы ала, – ди Фираса ханым.
Бу якларда хат язышу гадәте дә бетмәгән әле. Открыткалар җибәрү дә онытылмаган. Әнә Ильгина апага таныш­лары, туганнары туган көннәрендә, бәйрәмнәрдә открытка җибәрмичә калмый. Өйләргә газеталары да килеп тора. Халык матбугаттан аерылмаган. Аны укучылар – күбрәк урта яшьтәгеләр, яшьләр яңалыкны интернеттан эзли. 80нән узган Зәкия әби Ханнанова кебек, газеталарны күп итеп алдыртучылар да бар. Авыл халкы газетаны вакытында китергәнне ярата. Кайбер хат ташучылар арасында аны берничә көннән китерүчеләр дә очрый. Фирасага кагылмый бу. Почтаны вакытында тарата, аны икенче көнгә калдырмый.
– Сугыш вакытында да газеталар чыгудан туктамаган. Шулай булгач, киләчәктә дә матбугатка яздырту бетмәс дип уйлыйм, – ди хат ташучы. – Гомумән, күп кеше газеталарны кулга тотып, диванга утырып иркенләп укырга ярата. Бөтен тәме дә шунда бит аның. Авылда укудан бизгәннәр дип әйтеп булмый. Кәнфитне ашамыйча да торып була, рухи азык кирәк кешегә. Әмма хат ташучы булырга атлыгып торучысы гына юк. Берничә көн эшләп карыйлар да бик тиз туялар. Моның өчен әлеге һөнәрне яратырга кирәк.

Сәрия МИФТАХОВА


Фикер өстәү