Татарстан йөгерешкә чыга

Шимбә көнне буласы «Татарстан кроссы – 2020» ярышлары республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узачак.

Казанда әлеге чара «Казан-Арена» стадионында оештырыла. Һәвәскәрләр белән бергә ярышка профессиональ спортчылар, ветераннар, мөмкинлеге чикле кешеләр дә чыгар дип көтелә. Түрәләр өчен аерым дистанцияләр билгеләнгән. Татарстан Спорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, ярышларда саклык чаралары күреләчәк. Республикада йөгерешкә 19500 чамасы кеше чыгар дип фаразлана.


Фикер өстәү