«Черек күл» паркы ябыла

Казанда 18 октябрьгә кадәр «Черек күл» паркына кереп булмаячак. Җәмәгать пространствосы территориясендә төзекләндерү эшләренең өченче чираты кысасында төзелеш эшләре алып барыла, аерым алганда, үзәк аллеяларда өслекләрне һәм йөгерү юлларын яңарталар. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә чикләүләргә аңлап карарга һәм киртәләр аша кермәскә чакыралар, чөнки моның куркыныч булуы кисәтелә.

 


Фикер өстәү