Конституцияне үзгәртү сәбәпле, төбәкләр законнарына үзгәрешләр кертү буенча зур эшләр көтелә

Россия Конституциясе көне алдыннан Конституцияне үзгәртүне тормышка ашыруны күзәтү буенча эш төркеме утырышы узды. Видеоэлемтә аша үткәрелгән утырышта Дәүләт Советы Рәисе, эш төркеме әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Федерация Советының Конституцион закон һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас әйтүенчә, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертелү сәбәпле, төбәкләр законнарын үзгәртү җәһәтеннән тагын бер җитди этапны узарга кирәк. Күп кенә төбәкләр бу эшкә керешкән дә инде. Парламентчылар әлеге мәсьәләне киләсе атнада Законнар чыгаручылар советы президиумы утырышында карарга ниятли.
Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе, эш төркеме рәистәше Павел Крашенинников төбәк законнарын үзгәртү эшенең системалы төстә алып барылырга, кайбер мәсьәләләрнең тизрәк хәл ителергә тиешлегенә игътибарын юнәлтте. Аның әйтүенчә, Россия Конституциясе нигезләмәләрен үтәү йөзеннән 25 федераль закон проекты кертелгән.
Утырыш барышында халыкның Конституция буенча кабул ителгән төзәтмәләргә карата мөнәсәбәте буенча социаль тикшерү нәтиҗәләре китереп үтелде. Элеккечә үк, аларның җәмгыятьтә бик нык хупланылуы искәртелде. Илебездә яшәүчеләр арасында иң популяр төзәтмәләр – уникаль табигый күптөрлелекне саклау, балаларга социаль ярдәм итү, фәнни-технологик үсешкә ярдәм итү, пенсия һәм пособиеләрне индексацияләү.


Фикер өстәү