Минтимер Шәймиев: «Менә бездә Татарстандагы Сабан туендагы кебек!» – дип сөйләрлек булсын

Ышаныч һәм башкарган эшләргә югары бәя. 2022 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе Казанда узачак. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев аны башкалада Сабантуй бәйрәмен билгеләп үктән көннәрдә уздырырга җыенуларын әйтте. Бу хакта ул Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуда катнашучылар белән очрашуда белдерде.

Мәгълүм булганча, 2021 елның мартында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 15 нче гадәттән тыш сессиясендә комитетның 2022 елдагы сессиясен Казанда үткәрү турында рәсми карар кабул ителде. Чара кысасында берничә форум узар һәм 4 меңләп делегат катнашыр дип көтелә.

– Киләсе елга без бу вакыйганы Сабан туена багышларга телибез. Бөтен дөнья, берәр нинди шатлыклы вакыйга күргәч: «Менә бездә Татарстандагы Сабан туендагы кебек!» – дип сөйләрлек булсын, – диде Дәүләт Киңәшчесе.

Аның сүзләренчә, республикада ЮНЕСКО комитетының сессиясен кабул итү – Татарстанның мәдәни мирасны саклауга бәйле эшчәнлегенә югары бәя бирү ул.

– Бу – зур ышаныч, чөнки безгә ЮНЕСКО исемлегенә кергән корылмаларның сакланышын тәэмин итәргә туры килә. Ә анда кагыйдәләр бик кырыс, – дип искәртте Минтимер Шәймиев.

Сүз уңаеннан, очрашуда катнашкан Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Минтимер Шәймиевнең Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуда төп илһамландыручы һәм команданы туплаучы булуын ассызыклады.

– Беренче Президентыбыз бу эшнең җаны булды. Ул үзенең зирәклеге белән фикердәшләрне бергә туплый алды, барыбызны да өйрәтте, проект ясаучылар, төзүчеләр, археологлар, тарихчылар, галимнәр, хәйриячеләр эшен күз уңында тотты, – диде ул.


Фикер өстәү