ЮНЕСКО комитеты сессиясен Казанда 2021 елда уздырырга планлаштыралар

ЮНЕСКО комитеты сессиясен Казанда 2021 елда уздырырга планлаштыралар. Бу хакта «Казан университетының астрономия обсерваторияләре» халыкара түгәрәк өстәлендә билгеле булды.

«ЮНЕСКОда Казанда Россия Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясен үткәрү буенча инициатива белдерү нияте бар», — диде «Роскосмос» дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары Сергей Савельев.

Киләсе елда комитет сессиясе Кытайда узачак, ә 2021 елда аны Россиядә уздырырга планлаштыралар.

ЮНЕСКО 40нчы Генераль сессиясендә Россия Федерациясе барлык җитәкче органнарга һәм программаларга сайланды.


Фикер өстәү