Әтнә театры җәйге яллардан соң эшкә чыкты. Театр яңа сезонны Рабит Батулла пьесасына нигезләнгән «Кичер мине, әнкәй» драмасы белән ачарг җыена.
Спектакльне сәхнәгә якташыбыз, танылган режиссер Фәрит Бикчәнтәев куя. Премьера октябрь аенда булыр дип тәгаенләнә.