Бензин пистолеты атармы?

Россиядә тагын мотор ягулыгы белән бәйле матавык килеп чыкты. Хөкүмәтнең нефтьчеләр кесәсенә алагаем зур суммада акча салу хисабына бензин бәясен авызлыкта тоту сәясәте әлегә уңышсызлыкка очрый.

Демпфирлау механизмы никтер эшләми. Товар-чимал биржаларында ягулыкны күпләп сату бәяләре яңадан күккә омтыла. Дүшәмбе, 12 июль көнне, Санкт-Петербург халыкара биржасында «Регуляр-92» дип аталган марка бәясе тарихи рекорд куйды: бер тоннасы 55720 сумга җитте. Ел башыннан Аи-92ле бензинның күмәртәләп сату бәясе 17 процентка үскән инде. 2018 елгы ягулык кризисындагы бәяне дә узып киткән.

«Премиум-95» маркасы биржада бер көндә – 0,25 процентка, ай башыннан – 3,4, ел башыннан 28 процентка кыйммәтләнгән. Дүшәмбе кичендә, биржа ябылган сәгатьләрдә, Аи-95 котировкасы бер тоннага 59207 сумга җиткән, әмма монысы элекке рекордтан 1 процентка кимрәк. Тарихи рекорд – 59602 сум – 2020 елның 3 июлендә куелган булган.

Аңлашыла инде: биржа бәясе үскәндә ваклап сату бәясе бер урында тора алмый. Алтыга алып бишкә сату өчен ягулык станцияләре дә бюджеттан субсидия алырга тиеш булырлар иде. Бар кешегә дә акча өләшсәң, акча басу станогының да куәте җитмәскә мөмкин. Бәяләр бит шул станокның соңгы куәттә эшләве сәбәпле дә күтәреләләр. Ел башыннан АЗСларда Аи-92 бәясе – 2,09 сумга, Аи-95 хакы 2,05 сумга кыйммәтләнгән. 5–9 июль аралыгындагы атнада гына да бәягә 8–9 тиен өстәлгән. Рәсми инфляция кайда да, бәяләрнең чынбарлыктагы үсеше кайда? Ярый әлегә АЗСлар биржа инфляциясен ваклап сату бәясенә кушып ук бетермиләр. Ничектер чыдыйлар инде. Хәзерге салым системасында, белгечләр әйтүенчә, АЗСлар һәр литр бензин бәясенә тагын 1,2 сум акча өстәгәндә генә югалтусыз эшли алачаклар. Күпләп сату бәяләре ваклап сатуныкыннан берничә тапкыр тизрәк үсә бит.

Ягулык бәяләренең трамплинда сикереп уйнаулары салым маневры кертелгәч башланган иде. Бу маневр буенча салымнар күтәрелергә, акцизлар күләме кимергә тиеш. Әмма соңгысы тормышка ашырылмый. Фактта федераль хөкүмәт аларны да арттыра һәм арттыруны дәвам итәчәк. Хәзер ягулык бәясендә салым күләме күпме икәнен дә әйтү кыен инде. Бәя салымнардан гына тора диярлек.

Россия ягулык союзы (РТС) берничә тапкыр хөкүмәткә ашыгыч чаралар күрүне сорап мөрәҗәгать итеп караган. Ул чаралар арасында экспортка пошлиналарны арттыру, биржада сатыла торган бензин күләмен күбәйтергә мәҗбүр итү дигәннәре дә бар. Әмма хөкүмәт элекке конструкцияне саклап калу ягын каерган. Нәтиҗәдә без Россия бензинының бездә кыйммәт, ә чит илләрдә арзанрак йөрүе дигән гайре табигый хәл белән очрашабыз. Безнең ягулык читкә чыгарылса да, читтәге көндәшләр өчен Россия биржалары ябык. Көндәшләрсез сәүдә иткәндә, бәя үсми кая барсын инде?!

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү