Азык-төлек бәяләре белән «көрәшү» нәрсәгә китерер?      

8 августта Кремль сайтында Президент күрсәтмәләренең исемлеге эленде. Алар Путинның хөкүмәт әгъзалары белән 21 июльдә булган киңәшмә йомгаклары белән бәйле. Кремль лидеры азык-төлек бәяләрен төшерү өчен авыл хуҗалыгы продукциясен БДБ илләреннән сатып алуны арттырырга әмер бирә. Өстәмә импорт өчен җаваплы итеп Премьер-министр  Мишустин билгеләнгән. 1 сентябрьгә ул Путин өстәленә бәяләр төшү турындагы беренче докладны кертеп салырга тиеш. Аннан соң һәр квартал саен азык-төлек бәяләре турында доклад тыңланачак.

Федераль антимонополь хезмәт тә нәкъ шул датага кадәр сәүдә челтәрләре аша сатыла торган авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләрен мониторинглап, йөгәнләп торырга тиеш. Губернаторларга ярминкәләр, базарлар, станционар булмаган сәүдә объектлары аша товар сатуны арттыру бурычы йөкләнә. Монысының үтәлү срогы – 15 август.

Бу чаралар азык-төлек бәяләренең түбәнәюенә китерерме – әлегә төгәл мәгълүм түгел. Әмма сәнәгать товарларына бәяләр күккә очканда, икътисадның бер тармагында гына бәяләрне түбән төшерү ул тармакның бөлүенә китерәчәк, монысы шиксез. Бәлки, финанс базарындагы артык акчаны җыеп алып, гомуми дефляциягә юл ачарга кирәктер. Бензин бәясенә каршы көрәш әлегә сизелерлек нәтиҗәләргә китермәде бит. Нефтьчеләр берничә йөз миллиард сумлык субсидия алдылар да ягулык бәясен күтәреп сатуны дәвам иттеләр. Югыйсә хөкүмәт ярдәме бензин бәясен күтәрмәсеннәр өчен бирелгән иде бит. Нефтьчеләрнең көчле лобби-җитәкчелеге исә субсидияләр өчен дә уңышлы көрәш алып бара, базарда бензин күләме артуга китерә торган чараларга да кискен каршы чыга. Вице-премьер Новак белән нефтьчеләрнең соңгы киңәшмәсендә бензин экспортын туктату турындагы хөкүмәт карары яклау тапмады, мәсәлән. Хакимиятләр компанияләрне эчке базарда бензин сатуны арттырырга өндәү белән генә чикләнәләр. Моның өчен резервтагы ягулыкны сатуга чыгарырга кушалар. Нәтиҗә әлегә мондый: бер ай эчендә бензин бәясе 14 тапкыр тарихи рекорд куйган.

Белгечләр әгәр бензинны читкә сатуны тыю турындагы хөкүмәт карары үз көченә керсә, эчке базарда ягулык сату 120–350 мең тоннага, ягъни 4–11 процентка артыр, биржа бәяләре тоннага 6–7 мең сумга түбәнәер иде, диләр. Ягулык арзанаю башка товарларның үзкыйммәте кимүгә дә китеречәк бит инде. Мотор ягулыгына акцизларны да киметсәң, бөтенләй башка бәяләр хөкем сөрер иде базарда. Әмма андый чараларга бару идеясе хөкүмәт коридорларында бер дә ишетелми шул. Әлегә экспортны туктату турындагы хәл ителеп беткән диярлек мәсьәлә дә, «кара алтын» лоббиларына килеп терәлеп, тормышка ашмый кала. Шулай булгач, азык-төлек бәяләре белән көрәш тә нинди нәтиҗәләргә китерәсен әлегә фаразлап булмый.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү