Татарстанда 32 градус эсселек һәм яңгыр көтелә

Бүген Татарстанда +28 градустан алып +32 градуска кадәр җылы булачак һәм яңгыр көтелә.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, республикада урыны белән яңгыр явуы мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын, көньяк-көнбатышка таба үзгәрәчәк.

Төнлә салкынча, +13 градустан +18 градуска кадәр җылы була. Томан төшәргә мөмкин.


Фикер өстәү