Татарстанда вакытлыча телевизорлар күрсәтмиячәк

Дүшәмбе көнне, 8 июньдә, Татарстанның кайбер шәһәрләре һәм районнарында, планлы профилактик эшләр үткәрелүгә бәйле рәвештә, эфир телетапшырулары вакытлыча туктатылачак. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эфир телетапшырулары 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Әлмәт шәһәрләре, шулай ук Зур Алан, Шәмәрдән авыллары һәм алар тирәсендәге торак пунктларда туктатылачак.

1 һәм 2нче мультиплекс телеканаллары (РТРС-1; РТРС-2), «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы, «Радио России + Татарстан радиосы», «Маяк», «Вести ФМ» радиолары, «Болгар радиосы» сигналларны кабул итмәячәк.

 


Фикер өстәү