Татарстанда Гаилә елы уңаеннан чаралар планы расланган

Татарстанда Россиядә игълан ителгән Гаилә елына багышланган чаралар планы расланды. Бу хакта Татарстан Төбәк белән идарә итү үзәгендәге туры эфир вакытында Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтте.

– Ул берничә блокка бүленгән. Гаилә белән бәйле иң җитди мәсьәләләрнең берсе – сәламәтлек саклау. Иң күп сораулар да шуның буенча килә. Бу – әниләр һәм сабыйлар, гражданнарыбызның репродуктив сәламәтлеген саклау да, – диде ул.

Ләйлә Фазлыева Гаилә елында районнарда, социаль учреждениеләрдә көн саен диярлек чаралар узачагын әйтте.
– Бу елда гаилә кыйммәтләре турында ешрак сөйләшербез дип уйлыйм, – диде Премьер-министр урынбасары.


Фикер өстәү