Казанда “Киләчәк уеннары”на билетлар сату дәвам итә

“Киләчәк уеннары” мультиспорт уеннарына билетлар сату дәвам итә. Ярышлар Казанда 21 февральдән 3 мартка кадәр уздырылачак. Бу хакта “Татар-информ” турнирның рәсми сайтындагы мәгълүматларга таянып яза.

Татарстан башкаласында 21 инновацион спорт төре буенча ярышлар үткәрү күздә тотыла. Шулай итеп, спорт сөючеләр чынбарлык, заманча технологияләр һәм цифрлы мохит бергә кушылган ярышларны: фиджитал-футбол, баскетбол, көрәш, скейтбординг, CS2+лазертаг, Warface+лазертаг, MLBB буенча турнир, “Танклар дөньясы+суперфинал” кебек ярышларны карый алачак.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, “Киләчәк уеннары”нда Dota 2 уены (компьютер уены) буенча ярымфинал һәм финал ярышларына билетлар 5 минут эчендә сатылып беткән. Шулай ук “Роботлар сугышы”на да билетлар калмаган инде.

Турнирның мәгълүмат үзәгенең 2 февральгә алынган мәгълүматларына караганда, сатып алынган барлык билетларның 26,45 проценты Казанда яшәүчеләргә туры килә. Башка сатып алучылар арасында – Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Удмуртия, Мәскәү, Ленинград, Түбән Новгород, Свердловск, Ульяновск һәм Самара өлкәләрендә яшәүчеләр.


Фикер өстәү