Татарстанда 209 мең башлангыч сыйныф укучысы бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән

Ашаган белми, тураган белә. Татарстан Иҗтимагый палатасында республика мәктәпләрендә укучыларны ризык белән тәэмин итү турында сөйләштеләр. Әти-әниләр сабыйларның зарын җиткерде. Туры элемтә аша Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева белән мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җавап бирде: әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирелә, кимчелекләр дә юк түгел. 

Ни өчен кайнар ризык өстәлгә килеп җиткәнче суына? Әти-әниләр шулай дип сорады. Ләйлә Фазлыева андый мәктәпләр исемлеген Министрлар Кабинетына җибәрүне таләп итте. Мәктәп ризыгының тәмен үз итмәгән укучылар булу да гаҗәп түгел. «Шул ук чипсы бала өчен тәмле, ә ботка тәмсез булырга мөмкин, – диде Премьер-министр урынбасары. – 12 көнлек меню Роспотребнадзор һәм Мәгариф министрлыгы белән берлектә төзелде.  Анда барлык шартлар да исәпкә алынган. Инде кайсыдыр оешмаларга дәгъва бар икән, безгә хәбәр итегез».  Балалар өчен рөхсәт ителгән ризыкларның 12 көнлек меню нигезендә кертелүе һәм анда һәр параметрның исәпкә алынуы искәртелде.

Туры элемтә барышында башлангыч сыйныф укучылары өчен каралган менюга ашлар өстәү мөмкинлеге турында да сорадылар. Сүз уңаеннан, баланы бер көнлек ашату бәясе 51 сум 85 тиенне тәшкил итә. Ләйлә Фазлыева бу бәягә ашларны кертә алмауларын әйтте.

Мәктәп ашханәләрен кирәкле азык-төлек белән республиканың 15 оешмасы тәэмин итә. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада укучыларны ашату мәсьәләсенең Татарстан Президенты игътибарында булганын хәбәр итте.

– Бүген Татарстанда 209 мең башлангыч сыйныф укучысы бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Мәктәпләрнең 85 процентында азык-төлек блогы бар, ә калганнарына  продуктлар читтән китерелә. Пешекчеләр җитмәү проблемасы бар, әмма без бу мәсьәләне дә хәл итү белән шөгыльләнәбез, – диде Илсур Һадиуллин.

Шулай ук икенче тапкыр  ашату турында сорау да булды.

– Балаларның икенче ашаулары түләүле. Ата-аналар комитеты һәм мәктәп администрациясе азкеремле гаиләләр белән аерым сөйләшүләр алып барырга мөмкин, – дип шәрехләде вице-премьер.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү