Татарстанда 6 хатын-кызның коронавирустан гомерләре өзелгән

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 3621 очрагы теркәлгән. 392 кеше хастаханәгә салынган.

18 яшькә кадәрге коронавирус белән авыручы балаларның саны 410га җиткән.

География:
1. Казан – 1260
2. Чаллы – 531
3. Әгерҗе районы – 62
4. Азнакай – 67
5. Аксубай – 38
6. Актаныш районы – 34
7. Алексеевск районы – 42
8. Әлки районы – 9
9. Әлмәт – 246
10. Арча – 7
11. Әтнә районы – 2
12. Баулы – 60
13. Балтач – 14
14. Бөгелмә – 51
15. Буа районы – 17
16. Югары Ослан – 38
17. Биектау – 12
18. Чүпрәле – 2
19. Алабуга – 107
20. Зәй районы – 73
21. Яшел Үзән – 38
22. Кама Тамагы – 3
23. Кукмара – 3
24. Лаеш районы – 45
25. Лениногорск – 103
26. Мамадыш – 31
27. Менделеевск – 3
28. Минзәлә – 26
29. Мөслим – 17
30. Түбән Кама районы – 255
31. Яңа Чишмә – 52
32. Нурлат – 96
33. Питрәч – 18
34. Балык Бистәсе – 13
35. Саба – 3
36. Сарман – 19
37. Спас районы – 16
38. Тәтеш – 1
39. Тукай районы – 39
40. Чирмешән районы – 4
41. Чистай – 94
42. Ютазы районы – 70

17 февральгә Татарстанда коронавирусның 84 250 очрагы теркәлгән.

Үлүчеләр саны 1679гә җиткән, шуларның 6сының узган тәүлектә гомерләре өзелгән. Алар – 1955, 1972, 1936, 1961, 1948, 1956 елгы хатын-кызлар.

Пандемия башланганнан соң 54 073 кеше савыккан, аларның 3 202се узган тәүлектә сәламәтләнгән.

Барлыгы 2 443 074 кешегә вакцина ясалган (үсеш — 2 434), аларның 1 903 368е икенче прививкаларын ясаткан. Кабат вакцинацияне 226 970 кеше узган.


Фикер өстәү