Бер хатын кызны «ашыгыч ярдәм» машинасы бәреп гомерен өзгән

Кичә, 16 февральдә, төнге сәгать берләр тирәсендә Йошкар-Олада Сернур тракты 5нче йорт янында 45 яшьлек хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасы бәрдергән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, җәяүле тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан.

Алынган җәрәхәтләрдән хатын шунда ук үлгән, дип хәбәр итә Марий Эл Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү