Кичә, 26 март көнне, төнге уннар тирәсендә Казанның Ямашева проспектында җәяүлене трамвай бәрдергән. Социаль челтәрләргә юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары фото-видеолар урнаштырган.
6 нчы маршрутлы трамвай белән 22 яшьлек егет идарә иткән. 21: 45 сәгатьтә ул 56 яшьлек ир-атны бәрдергән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, җәяүле юлны тиешенче урында чыкмаган булган.
Алынган җәрәхәтләрдән ир шунда ук үлгән. Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында аңлатуларынча, җәяүле исерек хәлдә булган.