Конституциягә мәдәни мирасны саклау буенча кертелгән үзгәрешләр уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов без өмет белән яшибез, дип белдерде:
– Конституциягә төзәтмәләр әзерләгәндә эшче төркемгә субъектлардан да вәкилләр катнашты. Татарстаннан анда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшләде. Ул безнең уй-теләкләребезне җиткерде һәм алар исәпкә алынды дип уйлыйм. Шуңа күрә мин матур өметләр белән яшим. Барысы да яхшы булыр дип уйлыйм. Халык өчен эшләнсен иде ул. Аңлаганча, бер генә милләт дә кимсетелми. Анда этномәдәни бердәйлек һәм телләр күптөрлелеген саклау гарантияләнә дигән юллар бар. Болар кәгазьдә генә калмасын иде инде, — диде ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat