Татарстанда экскаватор җәяүлене бәрдереп үтергән

Бүген иртәнге җиденче яртылар тирәсендә Чаллыда КАМАЗ проспектында экскаватор юлга чыккан җәяүлене бәрдергән, ир һәлак булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 31 яшьлек экскаватор йөртүчесе юлның уң як полосасы буйлап барган. Юлга кинәт җәяүле чыккан. Шофер ир-атны бәрдерә дә.

Авария нәтиҗәсендә 56 яшьлек җәяүле алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында вафат булган.


Фикер өстәү